Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гражданин исемен лаеклы йөртергә

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе эгидасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган паспорт тапшыру тантанасы булды. С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның тантаналар залында төп документ алучы 25 укучы, аларның яшьтәшләре, педагоглар һәм мәктәп директорлары, әти-әниләр җыелды. - Минем өчен бу чыннан да онытылмаслык көн. Бик дулкынланам, - ди 1 нче мәктәпнең 8...

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе эгидасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган паспорт тапшыру тантанасы булды.

С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның тантаналар залында төп документ алучы 25 укучы, аларның яшьтәшләре, педагоглар һәм мәктәп директорлары, әти-әниләр җыелды.
- Минем өчен бу чыннан да онытылмаслык көн. Бик дулкынланам, - ди 1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Данат Насыйбуллин.
Ул яхшы билгеләренә генә укый, "Лигры" хоккей командасы уенчысы, роботехника белән мавыга.
- Мин дулкынланам да, шул ук вакытта шатланам да. Без тормыштагы төп документны алабыз, - ди яшьтәшенең сүзләренә өстәп анна Ростова.
Ул да укуга күп вакытын бирә, гаиләсен "4"ле һәм "5"ле билгеләре белән генә шатландыра, беренче сыйныфта укучы энесенә һәм әнисенә йорт эшләрендә булыша.
Күпсанлы 1 нче мәктәпне Сәид Саакян тәкъдим итә. Ул сыйныфларында иң яхшы укучы, ышанычлы дус, халык биюләре белән шөгыльләнә, "Шаян" коллективына йөри.
- Безнең гимназиядән дүрт укучы килде, - ди тел белгече Лилия Ноговицына. - Директор Надежда Маслихина белән бергә балаларның шатлыгын уртаклашабыз.
Паспорт алучылар арасында җиденче сыйныфтан Алсу Низамова да бар - ул уку алдынгысы, спортчы, волейбол һәм хоккей белән мавыга.
БИҮ түгәрәгенә йөрүчеләр, алып баручылар Регина Сабирҗанова һәм Сергей Шамин Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Константин Макаровка тантананы ачу хокукы бирделәр. Район җитәкчесе, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Валерий Чершинцев йөкләмәсе буенча ул укучыларны төп документ алу белән тәбрикләде һәм аларга илебезнең лаеклы гражданнары булуларын теләде. Константин Геннадьевич Россия Федераль миграция службасының ТР буенча идарәсе территориаль пункты начальнигы Елена Алиева белән бергә паспорт, ТР Конституциясе һәм Россия триколоры тасмасын тапшырды.
Тантана геройларын ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина котлады. Әти-әниләр исеменнән балаларны Надежда Саакян тәбрикләде. Россиянең яшь гражданнары анты, БИҮ педагогы Анна Юртаева башкаруында җыр һәм истәлеккә фотога төшү чарага өстәмә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары паспорт тапшыру