Иман нуры керсен күңелләргә
Район җитәкчесе Валерий Чершинцев ярдәме белән II районкүләм ифтар мәҗлесе "Юность" РМЙ бинасында узды, анда ике йөзләп кеше катнашты. Хәбәрчебез залда утыручылар белән әңгәмә корды: - Бәзәкә авылы гомер-гомергә динле халык булган. Узган елда шәһәрдә оештырылган чарага 35 кеше килгән булса, быел кырыкка якын мөселман дин кардәшләребез килде. Мәүлид бәйрәмендә...
Район җитәкчесе Валерий Чершинцев ярдәме белән II районкүләм ифтар мәҗлесе "Юность" РМЙ бинасында узды, анда ике йөзләп кеше катнашты.
Хәбәрчебез залда утыручылар белән әңгәмә корды:
- Бәзәкә авылы гомер-гомергә динле халык булган. Узган елда шәһәрдә оештырылган чарага 35 кеше килгән булса, быел кырыкка якын мөселман дин кардәшләребез килде. Мәүлид бәйрәмендә дә бәзәкәлеләр актив катнаштылар. Иртәгә авылыбызда ифтар мәҗлесе булачак. Хатын-кызлар үзләре әзерләгән камыр ризыклары, яшелчә, җиләк-җимешләр һ.б.азык-төлек алып киләчәк. Авылда ураза тотучылар саны елдан-ел арта, Рамазан ае буена Коръән укыйлар. Хаҗга баручылар саны гына дистәгә якын. Авылда гарәп теле, дин сабаклары өйрәнелә, халык бик теләп йөри. Яшьләребез дә ислам дине белән кызыксына, Айгөл Галимова Әлмәт ислам мәдрәсәсендә укый, - ди мәгариф ветераны Рәмзия Мөхетдинова.
- Мәдрәсәдә 2 ел укыдым, тагын бер 1 ел укыйсы кала. Кече яшьтән ураза тотам, намаз да укыйм. Теләгем - киләчәктә журналист булу. Әлегә кадәр мәктәп газетасына гына язганым бар. Әнием Гамилә минем өчен баръяклап үрнәк, ул авылдашларымны гарәп теленә өйрәтә, - ди Айгөл.
Районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев мәҗлесне ачып, район җитәкчесе Валерий Чершинцевка сүз бирде:
- Районда төрле милләт халыклары бер-берсе белән дус һәм тату яши, шунысы куанычлы, бәйрәмнәрне үткәрүдә дә бер-берсенә ярдәм итәләр. Милләтара һәм конфессиональара иминлекне камилләштерүдә һәр кеше үзеннән өлеш кертергә тиеш. Ифтар мәҗлесенә мөселманнарны җыю бик саваплы гамәл. Изге эшләрегезне Аллаһы Тәгалә хупласын һәм ярдәм итсен иде,- дип белдерде Валерий Сергеевич.
Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин исеменнән чыгыш ясаучы республика Диния нәзарәтенең Казан уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин изге Рамазан аеның мөбарәк булуын теләп, чараны оештыручыларга, өлешчә алганда район җитәкчесенә һәм барлык катнашучыларга рәхмәт әйтте, Валерий Чершинцевка шамаил бүләк итте.
Чарада Төркиядән коръән-хафиз Рамазан Ишык, Актаныштан Татарстанның төньяк-көнчыгыш регионы казые Руслан хәзрәт Муртазин, тирә-як шәһәрләрдән килгән дин кардәшләребез Коръән аятьләре, тирән эчтәлекле вәгазьләр укыдылар.
Җәмәгать белән намаз укылганнан соң ифтарда катнашучылар мул өстәл янында авыз ачтылар. Әлеге чара өчен махсус телеңне йотарлык шулпа, пылау, кондитер эшләнмәләре, яшелчә һәм җиләк-җимешләр әзерләнде. Ирек хәзрәт мәҗлесне әзерләүдә күп мөселманнар ярдәм итәргә теләк белдерүен, аларның бу гамәлне оештыруда битараф булмауларыннан канәгатьлеген ассызыклады.
Хезмәт ветераны Асия Шакирова барлык менделеевлылар исеменнән күркәм чара оештыручы район җитәкчесенә, иганәчеләргә рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев