Сезгә зирәклекне еллар бүләк иткән
Шәһәрнең 3 нче мәктәбендәге актлар залында Химиклар, Чоловский һәм Юбилейная урамнарындагы йортларда яшәүче өлкән буын вәкилләре өчен чара үткәрелде. Безнең корреспондентыбыз залда утыручылар белән аралашты. - 1994 елда гаиләбез белән Дүшәмбе шәһәреннән Менделеевскига күчеп килдек. Һөнәрем буенча хисапчымын. Биредә дәүләт банкында һәм район больницасында эшләдем. Узган елда да мине өлкәннәр...
Шәһәрнең 3 нче мәктәбендәге актлар залында Химиклар, Чоловский һәм Юбилейная урамнарындагы йортларда яшәүче өлкән буын вәкилләре өчен чара үткәрелде.
Безнең корреспондентыбыз залда утыручылар белән аралашты.
- 1994 елда гаиләбез белән Дүшәмбе шәһәреннән Менделеевскига күчеп килдек. Һөнәрем буенча хисапчымын. Биредә дәүләт банкында һәм район больницасында эшләдем. Узган елда да мине өлкәннәр көненә чакырганнар иде, концерт булды, район җитәкчелегенә безне хөрмәтләүләре өчен рәхмәтлебез, - ди Валентина Черемных.
Рәвис Гыйлемхановның гомуми эш стажы 43 ел, гомеренең 25 елын төзүче һөнәренә багышлаган, Яңа Менделеевск һәм Л.Карпов исемендәге химия заводларында хезмәт куйган. Моннан тыш Промстройда 8 ел эшләгән. Рәвис Әхнәфович шәһәр төзелешенә зур өлеш керткән шәһәрдәшләребезнең берсе.
- Мин Арча ягыннан. 30 ел Донбасста шахтер булып эшләдем. Лаеклы ялга чыккач балаларга якынрак булсын дип Менделеевскига күчтек. Кызларым Яр Чаллыда. Шәһәр һәм райондагы уңай үзгәрешләргә сокланам. Район җитәкчелеге һәм менделеевлыларга киләчәктә дә яңа уңышлар, яңа үрләр яуларга насыйп булсын, - ди Минхатыйп Фазылҗанов.
Район башлыгы Валерий Чершинцев сәламләү чыгышында болай дип белдерде.
- Районда өлкәннәр сигез меңнән артык. Сезнең намуслы хезмәтегез Менделеевск үсешенә лаеклы өлеш кертте. Яшәү рәвеше һәм фәһемле киңәшләрегез белән яшь буынга үрнәк сез.
Котлауларга ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина кушылды. Любовь Ионовна районда пенсионерлар өчен төрле түгәрәкләр уңышлы эшләвен, компьютер графикасы нигезләренә өйрәнү, мәдәни һәм спорт чаралары оештырылуын билгеләде.
Бу көнне чараны мәктәп укучыларының музыкаль чыгышлары бизәде, өлкәннәр залда яңгыраган таныш җырларга актив кушылдылар, яшьлек хатирәләрен, хезмәт юлын искә төшерделәр.
Ахырда мәктәп ашханәсендә өлкәннәр өчен мул табын әзерләнде, аларга район башлыгының бүләкләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев