Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тынычлык һәм изгелек хакына спорт

Шимбә көнне 500дән артык спортчы һәм сәламәт яшәү рәвеше тарафдары яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге (А.Макаров) эгидасында җиңел атлетика "Татарстан кроссы-2012" ярышында катнашу өчен йөгерү юлына басты. Традициягә әверелгән ярыш бу юлы шәһәрнең 45 еллыгы һәм "Экстремизмга "юк" дибез" республика террорга каршы акцияcе кысаларында узды. Җиңелатлетикачыларның күтәренке кәефенә җылы...

Шимбә көнне 500дән артык спортчы һәм сәламәт яшәү рәвеше тарафдары яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге (А.Макаров) эгидасында җиңел атлетика "Татарстан кроссы-2012" ярышында катнашу өчен йөгерү юлына басты.

Традициягә әверелгән ярыш бу юлы шәһәрнең 45 еллыгы һәм "Экстремизмга "юк" дибез" республика террорга каршы акцияcе кысаларында узды. Җиңелатлетикачыларның күтәренке кәефенә җылы кояш та йогынты ясады. Шуңа күрә, элеккедән аермалы буларак, район мәктәпләрендә укучылар зур активлык күрсәтте. Тихоново, Тат.Чаллы, Монай, Тойгуҗа, Турай, Иске Гришкин җирлекләре башлыклары, Илнәт, Бәзәкә, Яңабирде мәктәпләренең физкультура укытучылары белән берлектә ярышларга авыллар командалары да килде.
Әлеге масштаблы чарада, җыелганнарга теләге булганда спорт белән һәркемнең шөгыльләнә алуын дәлилләп, беренче тапкыр район инвалидлар җәмгыяте әгъзалары да катнашты. 1 нче гимназиянең беренче сыйныф укучылары шатланышып спортчылар сафларына кушылдылар. Алар кросска әти-әниләре һәм беренче укытучылары Фатыйма Мирзоева озатуында килгәннәр.
- Балалар кечкенәдән үк спортка тартылырга, физик яктан нык, чыныккан булып үсәргә, кыенлыклардан курыкмаска тиешләр, - диде ул.
- Нәниләрнең мавыгулары күбрәк булсын. Бала эш белән мәшгуль икән, ул бервакытта да тискәре гамәл кылмас, - дип өсти зур стажлы физкультура укытучысы Софья Кадыйрова.
Спартакиадага Татарстан һәм район гимннары старт бирде. Җыелганнарны сәламләп, район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин Спорт көне белән котлады.
- Берләшеп кенә явызлыкка каршы тора алачакбыз, - дип ассызыклады ул.
Кросста катнашучыларга Дәүләт Советы депутаты Р.Ханбиковның ярдәмчесе Рөстәм Гафаров та котлау адреслады.
- Спорт яшәү рәвеше булырга, ә чыныкканлык укуда һәм хезмәттә яңа казанышларга һәм югары күрсәткечләргә стимуллаштырырга тиеш. Сезгә уңышлы старт һәм лаеклы җиңүләр телим, - диде.
Беренчеләрдән булып җирлекләр башлыклары, учреждениеләр һәм бүлекләр җитәкчеләре старт алды. Узган ел белән чагыштырганда vip-йөгерүдә катнашучылар саны сизелерлек кимеде. Шулай да, йөгерү юлына басканнар уңай тәэсир калдырдылар һәм лаеклы үрнәк алу мисалы булдылар.
Нәтиҗәдә җитәкчеләр арасында беренче урыннарны Андрей Фёдоров (Л.Карпов ис. химзавод) һәм Татьяна Кузнецова (Тат.Чаллы җирлеге башлыгы) алдылар.
Гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары һәм предприятиеләр, оешмалар хезмәткәрләре арасында үз яшь категорияләрендә беренче килделәр: Вадим Мокеев (1 нче гимназия), Инсаф Гиннатуллин (7 нче мәктәп), Снежана Егорова (Яңабирде мәктәбе), Марат Вәлиев (1 нче мәктәп), Настя Стрелкова (3 нче мәктәп), Никита Портнов (Монаш мәктәбе), Катя Грудцова (1 нче мәктәп), Екатерина Миронова (эчке эшләр бүлеге), Гөлсинә Әминова (7 нче мәктәп), Гөлсәрия Шәмсетдинова (Пенсия фонды), Иван Егоров (Яңабирде), Павел Степанов ("Менделеевсказот"), Илдус Габизинов ("Менделеевсказот"), Евгений Праздников (коррекция мәктәбе), Лариса Назарова ("Нептун" СК). Иң яшь катнашучы дип ике яшьлек Трофим Чугунов танылды, иң өлкән - Татьяна Шәйхулова. Җиңүчеләргә район җитәкчесенең грамоталары һәм сувенирлар тапшырылды. Яшь спортчыларга - "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсеннән бүләкләр. Икенче һәм өченче урыннарны яулаган спортчылар да грамоталар белән билгеләнде.
- Ә узган елларда без бүләк тә ала идек, - диделәр алар нәүмизләнеп.
Бүләкләүләр церемониясен девизы "Экстремизмга "юк" дибез" слоганы булган концерт номерлары алыштырды. Солистлар, бардлар, хореография ансамбльләре чыгышлары яхшы кәеф тәэмин итте.
- Безгә сугыш кирәкми. Без тынычлыкта яшәргә телибез. Җирне золымнан саклыйк, - дип өндәделәр алып баручылар Елена Чеботарева һәм Муса Шәфигуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Тынычлык џђм изгелек хакына спорт

2
X