Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Училищены – яңа дәрәҗәгә

Муниципалитет бинасында үткәрелгән киңәшмә 122 нче һөнәр училищесының киләчәгенә багышланды. Район җитәкчесе Игорь Привалов кадрлар әзерләү, бигрәк тә авыл хуҗалыгы һәм нефтехимия өлкәсендә белгечләргә кытлыкның, яшүсмерләрнең уку йортларын тәмамлагач кабат Менделеевскига кайтырга теләмәвен проблемалы мәсьәләләр булуын ассызыклады. Һөнәр училищесы директоры Роман Кашапов учреждениенең материаль-техник базасының тиешле дәрәҗәдә булмавын, укытыла торган...

Муниципалитет бинасында үткәрелгән киңәшмә 122 нче һөнәр училищесының киләчәгенә багышланды.
Район җитәкчесе Игорь Привалов кадрлар әзерләү, бигрәк тә авыл хуҗалыгы һәм нефтехимия өлкәсендә белгечләргә кытлыкның, яшүсмерләрнең уку йортларын тәмамлагач кабат Менделеевскига кайтырга теләмәвен проблемалы мәсьәләләр булуын ассызыклады.
Һөнәр училищесы директоры Роман Кашапов учреждениенең материаль-техник базасының тиешле дәрәҗәдә булмавын, укытыла торган һөнәрләр ассортиментын киңәйтүгә комачаулавын белдерде. Авыллардан килеп укырга теләүчеләргә тулай торак, укыту һәм практик күнекмәләр өчен учреждение базасы мәйданының җитәрлек булмавы билгеләнде.
Игорь Привалов һөнәр училищесы белән үзара мөнәсәбәтне яңа дәрәҗәгә күтәрү кирәклеген билгеләп үтте. Үсеп килүче буынга һөнәри юнәлешне кечкенәдән дөрес сайлауда йогынты күрсәтү, шул һөнәргә бәйләнешле фәннәрне тирәнтен өйрәнү сыйныфлары ачу кирәклеге әйтелде. Киңәшмә барышында 122 нче училищены Түбән Кама нефтехимия колледжы филиалы итәргә дигән тәкъдим яңгыраса да, әлегә башлангыч һөнәр бирү учреждениесен күптармаклы белем бирү училищесы итеп саклап калырга килешенделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары информация