Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укучылардан башка газета юк

- Агымдагы елның икенче яртысына район газеталарының гомуми тиражы 3321 данә яки беренче яртыеллык белән чагыштырганда 81 процент тәшкил итте, - диде дүшәмбе көннең эшлекле киңәшмәсендә "Менделеевск" мәгълүмат үзәге директоры, баш мөхәррир Лариса Кривилёва. - Ветераннар еллар дәвамында газетага тугрылыклы әбүнәчеләр булып кала. Яшьләрне сары пресса, интернет, телевидение җәлеп итә....

- Агымдагы елның икенче яртысына район газеталарының гомуми тиражы 3321 данә яки беренче яртыеллык белән чагыштырганда 81 процент тәшкил итте, - диде дүшәмбе көннең эшлекле киңәшмәсендә "Менделеевск" мәгълүмат үзәге директоры, баш мөхәррир Лариса Кривилёва.
- Ветераннар еллар дәвамында газетага тугрылыклы әбүнәчеләр булып кала. Яшьләрне сары пресса, интернет, телевидение җәлеп итә. Ә район тормышы турында язмалар, патриотизм темасына, яхшы кешеләр - ветераннар һәм җитештерү алдынгылары турындагы материаллар балалар белән эшләүдә ярдәмгә килерләр иде, - диде ул. - Районканы уку белән кызыксынып, укытучылар, яшьләр берләшмәләре лидерлары, спорт учреждениеләре һәм клублар җитәкчеләре җирле басма нәшриятының популярлыгын арттыруга зур өлеш кертерләр иде, чөнки журналистлар материалларының бер өлешен нәкъ менә укучыларның һәм яшь спортчыларның уңышларына багышлыйлар.
Газета укучыларга рәхмәт белән
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, даими укучыларыбызның гомуми тиражда өлеше зур. Предприятие ведомствосындагы күптиражка булуга карамастан, генераль директор Д.Шәмсин җитәкчелегендәге "Л.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ ел саен коллектив белән языла. ТР Дәүләт Советы депутаты Р.Ханбиков, аның киңәшчесе Р.Гафаров эгидасында эшләүче предприятиеләр коллективларына рәхмәтлебез. Менә алар: "Менделеевсказот" ҖЧҖ (Ф.Абдрахманов), "Аммоний" (С.Шевченко), "Татгазэнерго" (И.Җәләев). "Спецстрой" (Г.Парамонов), "Резедә" (Ю.Готин) төзелеш фирмалары, Чаллы сәүдә базасы (М.Мамонтова), сәүдә-җитештерү предприятиесе (И.Гобәйдуллина), "Кама-Сакс" (П.Петкеев) җитәкчеләренә район газетасына тугрылыклары өчен ихластан рәхмәт белдерәбез.
Баш табиб А.Нюхнин җитәкчелегендәге "Ижминводы" санаторие коллективы озак еллар район газетасы белән партнерлык итә. Үзәк шифаханәнең баш табибы М.Гилев соңгы ике елда коллектив белән язылып, массакүләм мәгълүмат чаралары белән уңышлы хезмәттәшлектә. Хокук саклау органнары җитәкчеләре һәм коллективлары район газетасын хуплый: эчке эшләр бүлеге (Г.Сушков), район суды (И.Нәбиев), прокуратура (А.Галимәрдәнов), суд приставларының районара бүлеге (В.Коровин), 10 нчы колония (Ә.Кадыйров), хәрби комиссариат (Д.Вәлиев), җинаять-башкарма инспекциясе (И.Шакирова). "Айсберг" боз сарае (С.Данилов), "Нептун" бассейны (Р.Насыйфуллина), Гассар ис. мәдәният сарае (Л.Галиева), "Юность" район мәдәният йорты (Р.Фәрхетдинова), үзәкләштерелгән китапханәләр системасы (Л.Красноперова), сәнгать мәктәбе (Н.Ювакаева), "Кама таңнары" приюты (И.Зыятдинова), "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе (К.Смирнова), мәгариф идарәсе (Р.Гайфуллина), 2, 6, 10, 12 нче мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре (Т.Газизова, Ф.Сәгъдиева, Г.Легошина, В.Камаева), иҗат үзәге (Ә.Талыйпова), 122 нче һөнәр училищесы (Р.Кашапов), коррекция мәктәбе (Д.Сәлимханова), 1 нче гимназия (Н.Маслихина) хезмәткәрләре газетабызны даими һәм коллектив белән укучылар исемлегендә.
"Жилэнергосервис "Менделеевский" начальнигы Р.Шәрипов җитәкчелек итүенең беренче көненнән газетага коллектив язылу оештырды. АТП (Р.Моратов), район электр челтәре (Р.Сәфәров), Пенсия фонды (Р.Хәбибуллина), РФ һәм ТР казначылыклары (Л.Рәхимҗанова, Г.Идрисова) коллективлары вакытлы матбугат белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы (Ф.Садыйкова), Җир бюросы (Р.Иванов), Җир кадастры палатасы (А.Зиннәтуллина), Исәп-касса үзәге (Е.Һадиева) - шундыйлардан. "Кама" колхозы" (И.Галимов), "Абалач" (А.Шияпов), "Алтын башак" (М.Ямалиев) хуҗалыклары хезмәткәрләре һәр ярты еллыкта беренчеләрдән булып газетага язылуны оештыралар.
Район җитәкчесе И.Приваловка һәм Л.Галеева, А.Корниенко эгидасында аның командасына язылу кампаниясен оештыруга йогынты күрсәткәннәре һәм җирле массакүләм мәгълүмат чараларына ярдәм иткәннәре өчен чиксез рәхмәт әйтәбез.
Ветераннарга һәм пенсия яшендәгеләргә озак еллар район газетасыннан аерылгысыз булганнары өчен рәхмәтебез зур. Альтернатив язылуның да күп өлеше аларга туры килә. Без аларның битараф булмыйча, газетадагы язмаларга үз фикерләрен белдерүләренә куанабыз. Барлык газета укучыларыбызга да рәхмәт. Без газетаны бергәләп ясыйбыз һәм ул киләчәктә тагын кызыклырак һәм файдалырак булыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Укучылардан башка газета юк