Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язгы каникул көннәрендә

"Кама таңнары" приютында тәрбияләнүчеләр ял көннәрен үзенчәлекле уздыралар. Аны сәламәт яшәү рәвешенә багышланган чаралар тәшкил итә. Теоретик белемнәрен әңгәмәләр, фильмнар карау, очрашулар белән баетсалар, ә практик өлешендә хәрәкәтләнүгә игътибар бирәләр. Бу - спорт төрләре буенча ярышлар уздыру, саф һавада уеннар, конкурслар оештыру. "Нептун" бассейнына, "Айсберг" боз сараена экскурсия ясауны кечкенәләр...

"Кама таңнары" приютында тәрбияләнүчеләр ял көннәрен үзенчәлекле уздыралар.
Аны сәламәт яшәү рәвешенә багышланган чаралар тәшкил итә. Теоретик белемнәрен әңгәмәләр, фильмнар карау, очрашулар белән баетсалар, ә практик өлешендә хәрәкәтләнүгә игътибар бирәләр. Бу - спорт төрләре буенча ярышлар уздыру, саф һавада уеннар, конкурслар оештыру. "Нептун" бассейнына, "Айсберг" боз сараена экскурсия ясауны кечкенәләр дә, өлкәннәр дә түземсезлек белән көтәләр.
Җиденче мәктәп коллективы чараларны балаларның яшь үзенчәлекләрен, кызыксынуларын истә тотып төзегән.
Башлангыч сыйныф укучылары мөгаллимнәре З.Хөсәенова белән яраткан Тукай иҗатына багышланган "Йолдызлы сәгать" әзерләгәннәр. Алар әкият иленә сәяхәт итәчәкләр һәм әдипнең шигырьләрен искә төшерәчәкләр.
Физкультура, спорт сөючеләр укытучылары Т.Шәйхулова җитәкчелегендә бадминтон һәм йөзү ярышларында үзләрен сынаячаклар. Җиденче сыйныфлар туган як тарихы белән танышуны музейдан башлаганнар. Балалар булган экспонатлар белән танышачаклар. Мондый чаралар туган якка мәхәббәт тәрбияләргә, тарихны белергә, әйләнә-тирә күзаллауны киңәйтергә булыша, дип саный укытучылары Г.Юнысова.
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре мәктәп укучыларын яңа китаплар күргәзмәсе белән таныштырдылар, язучыларның юбилей даталарын искә төшерделәр, иҗатларына күз салдылар.
Мәктәп педагоглары беренче гимназиядә үткән конференция эшендә катнаштылар, учреждениедә башлангыч сыйныф укытучылары өчен семинар узды.
Өченче мәктәпнең тәрбия эше буенча директор урынбасары Л.Городничева белдерүенчә, каникул булуга карамастан, 9, 11 нче сыйныф укучылары БДИга һәм дәүләт аттестациясенә әзерләнүләрен дәвам итәләр.
Спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт табалар: мөгаллимнәр С.Кадыйрова, Ю.Балобанов волейбол, баскетбол, төз ату һәм йөзү буенча оештырган ярышларда үзләрен сыныйлар. Балалар коллективы эшен оештыручы Р.Матющенко укучылар һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә приютлылар өчен "Йөрәгең җылысы белән бүлеш" дигән чара әзерләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары балалар ялы