Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Безнең дуслык мәдәниятнең күптөслелеге белән ныклы
"Юность" район мәдәният йортында шундый исемдәге халык иҗаты фестиваленең гала-концерты узды. Традицион чара илледән артык иң яхшы концерт номерларын берләштерде. Заводлылар, педагоглар, авыллар мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм башка предприятиеләренең иң талантлылары унөченче мәртәбә бер сәхнәдә очраштылар. Концерт программасында вокал, хореография, сәхнә осталыгы, уен кораллары жанрларында аерым һәм күмәкләп чыгышлар керде....
-
“Язгы карусель”
Сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар ел дәвамында туплаган белемнәрен отчёт концертында күрсәттеләр. Театр серенә төшенүче һәм фортепианода уйнарга өйрәнүче Лаврентий Аванесянның гаилә әгъзалары һәм Луизаның әнисе Резеда Стороган фикерләре белән бүлештеләр. - Учреждение педагоглары балаларны тылсымлы сәнгать иленә алып керәләр, шәкертләрнең осталыклары елдан-ел арта, без барлык мөгаллимнәргә рәхмәтлебез. Алып баручы һәм...
-
Гасырлардан күчкән моңнар
"Юность" район мәдәният йортында "Иске Казан түгәрәк уены" татар фольклоры республика фестиваленең зональ этабы узды. Гасырлар аша тупланган халык моңнарын, көйләрен киләчәк буынга җиткерү максатыннан оештырылган чарага Зәй, Әгерҗе, Алабуга, Түбән Кама, Минзәлә, Тукай районнарыннан коллективлар җыелды. Менделеевск районын Иске Гришкиннан Валентина Мамакова җитәкчелегендәге "Бигәш" һәм "Бигәшкәй" ансамбльләре тәкъдим итте....
-
Тылсымлы бию дөньясы
26 апрельдә "Юность" район мәдәният йортында "Шаян" халык үрнәк бию ансамбле коллективының отчет концерты булды. - Оныгым Настя чыгыш ясаячак. Ул "Шаян"га биш яшендә йөри башлады, җиденче елын шөгыльләнә, - ди дәү әнисе Ирина Денисова. Шәһәр кибетләренең берсендә эшләүче Галина Герасимова әйтүенчә, ул оныклары Олег, Алексей һәм Настяның биюләрен бервакытта...
-
“Кечкенә мистер һәм мисс”
Иҗат үзәгендә узган шундый исемле III район конкурсында шәһәрнең 7, 8, 10, 13 нче һәм Монаш балалар бакчалары шәкертләре катнашты. Нәниләр "Әйдәгез, танышыйк", "Мин - иҗатчы", "Котлауларым сезгә", "Талантлар йолдызлыгы" турларында үзләрен фантазиягә бай, зирәк, уңганнар итеп таныттылар. Нәтиҗәләр җиңүчеләр исемен атады. "Кечкенә мистер" дип 10 нчы бакчага йөрүче Нияз...
-
Эшмәкәрләр талантлар барлый
Район халык иҗаты фестивале кысаларында "Юность" мәдәният йортында эшмәкәрләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре концерты булды. Ул 60, 70 һәм 80 нче еллар вәкилләренә багышланды һәм концерт программасы аларның балачагыннан, үсмер елларынннан кадрларны чагылдырган видеофильм белән ачылды. Алып баручылар Резедә Прокофьева һәм Ирина Пермякова ул вакыттагы тормыш кыйммәтләре, яшәеш традицияләре турында...
-
"Сандугач-2014"
Балалар иҗат үзәгендә шундый исемле VII район татар җыры конкурсы узды. Татар җырын популярлаштыру, яшь талантларны ачыклау һәм үстерү максатыннан оештырылган бәйгедә балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән, өстәмә белем бирү учреждениеләреннән, Гассар исемендәге мәдәният сараеннан яшь башкаручылар катнашты. Өч яшь төркемендә чыгыш ясаучыларны педагог Тәнзилә Фирсова рәислегендәге жюри бәяләде. Вокал-соло һәм вокал-ансамбль...
-
“Бию өермәсендә”
Шундый исемле традицион республика бию конкурсында менделеевлылар уңышка иреште. "Шаян" халык үрнәк бию ансамбле "Алан" композициясен тәкъдим итте һәм I дәрәҗә лауреат булды. Кристаллылар, "Күңелле клоуннар һәм кызыклы шарлар" биюен башкарып, III дәрәҗә лауреат исемен яуладылар. 14-18 апрельдә Казанда узган "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика телевизион эстрада сәнгате яшьләр фестивале финалында "Шаян"...
-
Сәнгать мәктәбендә – “Язгы вернисаж”
Балалар сәнгать мәктәбендә рәсем сәнгате педагогы Надежда Суверневаның "Язгы вернисаж" исемле күргәзмәсен тәкъдир итү булды. Анда майлы буяулар белән ясалган картиналар - пейзаж, натюрморт жанрында 30 эш тәкъдим ителгән. - Шәхси күргәзмә - рәссамның зур хезмәте ул, - дип билгеләп үтте чараны алып баручы Ольга Фадеева. Аның сүзләренчә, Ольга Михайловна...
-
Сәхнәдә – педагоглар
"Дуслыгыбыз мәдәниятнең күптөрлелеге белән ныклы" халык иҗаты фестивале эстафетасын мәгариф идарәсе хезмәткәрләре кабул итте. "Юность" РМЙ фойесында район педагогларының кул эшләре күргәзмәсе җәелдерелде. Монда чигелгән картиналар, агачтан эшләнгән әйберләр, курчак-чәйнек, олимпия символикасы белән мендәрләр һ.б.лар белән сокланырга булды. - Халык иҗаты - ул берничә буын бөртекләп җыйган байлык. Безнең мәдәниятебез...
-
Заводның байлыгы – талантлы үзешчәннәр
Шимбә көнне фестиваль программасы кысаларында Карпов исемендәге химия заводы коллективы концерт күрсәтте. - Программада 30 номер, алар төрле жанрда, - диде профсоюз комитеты рәисе Зөфәр Сәгъдиев. - Сюрпризлар да булачак, - дип өсти аның урынбасары Татьяна Митшина. Тамашачылар арасында завод хезмәткәрләре генә түгел, гаиләләре белән ветераннар да бар. Алар арасында...
-
Гаилә иминлеге фестивале
"Бердәм Россия" партиясе эгидасында Ижёвка авылы мәдәният йортында масштабы һәм әһәмияте буенча гадәти булмаган чара - Гаилә иминлеге фестивале узды. - Гаилә бәйрәмнәре авылда изге традициягә әйләнде. Бүгенге чараның статусы күпкә югары. Безнең фестиваль Мәскәүдән, Чаллыдан килгән почётлы кунаклар катнашында уза, алар әлеге тема мәсьәләләре белән һөнәри нигездә шөгыльләнәләр, -...
-
“Ижминводы” талантларга бай
Директор Айдар Садыйков җитәкчелегендәге "Ижминводы" санаториеның медицина хезмәткәрләре һәм техник персоналы ял итүчеләрне XIII район халык иҗаты фестивале кысаларында бай эчтәлекле концерт программасы белән шатландырды. - Айдар Рөстәмович ярты ел элек кенә җитәкче вазифасына билгеләнүгә карамастан, район традицияләрен саклауга ныклы игътибар бирә. Репертуар әзерләү, костюмнар тегү, репетицияләр оештыруда үзешчән артистларга...
-
Мәдәният илендә
"Кама таңнары" приютында Мәдәният елына багышлап чаралар уза. Шәкертләр туган як талантлары Вафирә Гыйззәтуллина, шагыйрь Егор Уткин, рәссам Фадеевлар иҗатын барладылар. Балалар тәрбиячеләре ярдәмендә "НАСКО" белән булу якты" рәсемнәр конкурсының "Россия халыкларының гореф-гадәтләре" темасына эшләр әзерләделәр. Укучылар Татарстан җирендә яшәүче милләтләрнең мәдәнияте, гореф-гадәте белән таныштылар. Уңышлы дип табылган 16 иҗат...
-
Космос дөньясына сәяхәт
"Өмет яры" социаль үзәге хезмәткәрләре авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен бәйрәм чарасы оештырдылар. Космонавтика көненә багышланган чарада уеннар аша Россия космонавтлары турында мәгълүмат бирелде. Стена газеталары, плакатлар, "Гагарин йолдызлыгы" видеоматериалы кунакларны космонавтика тарихы белән таныштырды. "Син космонавт булырга әзерме?" дигән эстафета спортка якын булырга өндәде. "Мин космосны рәсемгә төшерәм"...