Шимбә көнне 653 менделеевлы - спортны яратучылар, сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары чаңгыга басты.
Рәхилә Мирзаянова
Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Татарстан чаңгы юлы-2015" "Батыр" спорт мәктәбе территориясендә узды. Каташучыларны район җитәкчесе Валерий Чершинцев котлады.
- Суыктан курыкмагансыз, афәрин! - диде ул. - Спортның гаммәви төрләрен үстерәчәкбез. Барыбызга да азарт һәм күтәренке...
Шимбә көнне 653 менделеевлы - спортны яратучылар, сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары чаңгыга басты.
Рәхилә Мирзаянова
Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Татарстан чаңгы юлы-2015" "Батыр" спорт мәктәбе территориясендә узды. Каташучыларны район җитәкчесе Валерий Чершинцев котлады.
- Суыктан курыкмагансыз, афәрин! - диде ул. - Спортның гаммәви төрләрен үстерәчәкбез. Барыбызга да азарт һәм күтәренке кәеф юлдаш булсын.
Спортчылар арасында - өлкән буын вәкилләре. Аларга һәм җыелганнарга ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина уңышлар теләде.
Старт алдыннан без чаңгы спортын үз итүчеләр белән әңгәмә кордык.
Резидә һәм Виктор Бузановлар 7 нче балалар бакчасын тәкъдим итәләр.
- Ярышларга гимназиянең беренче сыйныфында укучы оныгыбыз Эрик Яшин да килде, - диләр алар. - Ул мондый күләмле чарада беренче тапкыр катнаша. Без һәр ялда табигатькә чыгарга тырышабыз, барыбызга да чаңгылар сатып алдык, рәхәтләнеп шуабыз.
Яшь ярымлык Аяз вакыйгаларны кызыксынып күзәтә. Ул әнисе Әлфия белән әтиләрен - район электр челтәре белгече Марс Нуриевны хупларга килгән.
- Минем белән бергә икетуган энем Азат та предприятие даны яклый. Чаңгы - минем хобби, - ди Марс.
- Ә мин тимераякка өстенлек бирәм, - дип өсти Азат. - Ял көннәрендә тормыш иптәшем Альбина белән Боз сараена йөрибез.
Сиринә Ситдыйкова Песәйдән килгән. Авыл мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы чаңгы ярышында өченче ел катнашуы, мәгариф учреждениесендә физкультурага зур игътибар бирелүе турында әйтте.
Ярышларга стартны VIP-чабыш бирде. Чаңгы юлына 60тан артык предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре, җирлек башлыклары басты. Аннан дистанцияне 18 яшькә кадәр малайлар һәм кызлар, алардан өлкәнрәк хатын-кызлар һәм ир-атлар үтте. Катнашучылар истәлекле вымпеллар алдылар.
Нет комментариев