Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормыш юлы буйлап

Педагогик эшчәнлек ветераны Е.Филиппова күптән түгел күркәм юбилеен билгеләде. Ул, сугыш төзәтмәләр керткән балачак хыялын тормышка ашырып, 40 елдан артык гомерен мәктәпкә һәм балаларга багышлаган. Дәһшәтле сугыш еллары кечкенә Женяның күңеленә ачлык хисен тою белән кереп калган. Ул вакытта алабута, кузгалак, чөгендер яфрагы да ашаганнар. Балалар, әниләренә булышып, өлкәннәр белән...

Педагогик эшчәнлек ветераны Е.Филиппова күптән түгел күркәм юбилеен билгеләде. Ул, сугыш төзәтмәләр керткән балачак хыялын тормышка ашырып, 40 елдан артык гомерен мәктәпкә һәм балаларга багышлаган.
Дәһшәтле сугыш еллары кечкенә Женяның күңеленә ачлык хисен тою белән кереп калган. Ул вакытта алабута, кузгалак, чөгендер яфрагы да ашаганнар. Балалар, әниләренә булышып, өлкәннәр белән беррәтән өйләрендә дә, шәхси хуҗалыкта һәм колхозда да эшләгәннәр. Һәр кеше озакламый Җиңү киләчәгенә ышанган.
Мәктәптән соң Евгения Григорьевна педагогик училищега укырга керә, аннан Алабуга институтын тәмамлый. Хәзерге студентлар Алабугадан Күрәккә кадәр җәяү йөрүне күз алдына китерә алмыйлар. Ә Евгения өчен ул гадәти күренеш була, чөнки алга таба атлаучының гына тормыш авырлыкларын җиңеп чыгуын аңлый ул.
Беренче укучылары, тәүге мәртәбә дәрес биргәне әле дә хәтерендә. Ә Бондюг мәктәбендә, аннан 1 нче мәктәптә 40 ел эшләү дәверендә алар ничә булган - санап бетерү мөмкин түгел. Һәр укучысына якын килә, уку һәм файдалы шөгыль белән кызыксындыра белергә тырыша, сәләтләрен үстерү өстендә эшли.
Тактлы, тыныч холыклы педагог укучыларында мәхәббәт, әти-әниләрендә хөрмәт казана. Евгения Григорьевнаның һөнәри осталыгы аеруча ихтирамга лаек, ул укучылары өчен икенче әни дә, киңәшче дә, дус та була. Шуның өчен балалар беренче укытучылары белән аерылышырга теләмиләр.
Е.Филиппова өч бала - Александра, Галина һәм Николайны тәрбияләп үстерә, барысы да тормышта үз урынын тапкан лаеклы, уңышлы шәхесләр. Галина Николаевна әнисенең эшен дәвам итә, 1 нче мәктәптә укытучы. "Безнең әниебез һәм әбиебез - Филипповларның зур гаиләсен туплаучы үзәк", - диләр туганнары. Аның һәркем өчен зирәк киңәше, изге сүзе табыла. Е.Филипповага һәр бала - үзенекеләр дә, мәктәптәгеләр дә якын, кадерле, чөнки нәкъ аларга күңел җылысын биргән һәм бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Тормыш юлы буйлап