Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Апа-сеңел” уңышлы чыгыш ясады
Гассар исемендәге мәдәният сараенда тулы аншлаг белән Ильмира Нәгыймова һәм Эльмира Сөләйманова концерты булды. "Апа-сеңел" исемле программада артистлар популяр һәм авторлык композицияләрен башкардылар. Концертны яшь җырчы Энҗе Шәрипованың, биюче Дамир Баштановның очкынлы чыгышлары, алып баручы Газинур Фәйзуллинның үтемле юморы тулыландырды. Мәдәният сарае директоры Радик Ахунҗанов артистларга рәхмәт белдерде, аларга иҗат...
-
Һәйкәлнең нинди булачагын менделеевлылар хәл итә
Чаллы скульпторлары муниципалитет заказы буенча Дмитрий Менделеев һәм Пётр Ушков һәйкәлләре макетын ясады. Һәйкәл туган якны өйрәнү музее янында урнаштырылачак. Менделеевлыларга проект буенча фикер алышуда катнашырга тәкъдим ясалды. Аның яклы яки аңа каршы тавыш бирергә, тәкъдимнәр һәм фикерләрне муниципалитет сайтында, шулай ук Вконтакте социаль челтәрендә калдырырга була. "Менделеевские новости" газетасы...
-
Җыр – аларның тормыш юлдашы
Беренче канал тапшыруларын караучылар «Тавыш» программасында якташыбыз Юлия Хөсәенованың чыгышын кызыксынып күзәттеләр. Юлия - Балалар сәнгать мәктәбенең «Дайяна» арт-студиясе чыгарылышы. Бу вокаль коллектив район чараларында сәхнә бизәге булып тора, Татарстан һәм Россиянең музыкаль олимпларын яулый. Ләйсән Минһаҗева, Эльвира Микеева, Юлия Иванова, Мария Смирнова һәм башкалар төрле елларда «Дайяна» составында җырладылар....
-
Менделеевлылар “Төш” карады
Гассар исемендәге мәдәният сараенда Туфан Миңнуллинның "Төш" мелодрамасы сәхнәләштерелде. Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма театры артистлары катнашкан спектакльнең режиссеры - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин. Гөлназ Нәүмәтова, Илфак Хафизов һәм Татарстанның халык артистлары Ләлә Миңнуллина, Зөләйха Хәкимҗанова үз рольләрен оста башкарулары, үзенчәлекле хор чыгышы тамашачыда җылы...
-
Кешеләр шатлыгына үссеннәр
Бусагада инде көз, ә кайбер йортлар ишегаллары, предприятиеләр территорияләре әле дә күз явын алырлык чәчәкләр һәм декоратив үсемлекләр белән сокландыра. Безнең корреспондент Татьяна Ясәвиева шәһәрдәге иң матур клумбаларны барлады, аларның авторлары белән аралашты. Мария Петрова һәм Роза Мягких Профсоюзная урамындагы 4 нче йорт территориясен ел саен яшелләндерәләр. - Чәчәкләр үстерү...
-
Башкириягә таң калганнар
"Очарование" үрнәк бию коллективына Башкортстанның Күгәрчен районында узган "Баик-2015" башкорт биюе балалар телевизион конкурсында Татарстанны тәкъдим итү хокукы бирелде. Гала-концертка Астрахань өлкәсеннән "Алтын", Ульяновскидан "Волга", Тыва республикасыннан "Шынгыраш" бию коллективлары кунак булып килде. Яшь солистлар Ринат Зиннәтуллин һәм Риана Латыйпова "Гармунчы дустым" татар биюен башкарып, тамашачыны эчкерсезлекләре белән шаккатырдылар. Коллективның...
-
Камай – Әгерҗе: мәдәни чикләрне киңәйтеп
Чәршәмбе көнне Камай авыл клубы кунаклар - Әгерҗедән бай эчтәлекле концерт программасы белән үзешчән артистлар кабул итте. - 35 кеше - җырчылар, биючеләр килде, - диде җирлек башлыгы Илнар Ахунҗанов. Концерт Виктор Власов башкаруында патриотик «Бердәм Россия» җыры белән башланды. Камайлылар Лиана Алавердова, Ләйсән Тимуршина, Баязит Ахунов, Ләйсәния Нурмөхәммәтова, Наил...
-
Мәдәнияткә якынаеп
Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова һәм "Татарстан Республикасында рус милли-мәдәни берләшмәсе" региональ иҗтимагый оешманың Менделеевск бүлекчәсе җитәкчесе Анна Орлова инициативасы белән "Кама таңнары" приюты шәкертләренә халык традицияләренә якынаю, фольклор гүзәллеген тою мөмкин булды. Шәкертләрне Халыклар дуслыгы йорты залы буйлап экскурсия барышында милли бизәкләрнең күптөслелеге һәм безнең төбәктә яшәүче төрле...
-
“Җиңү салюты” фестивале гала-концерт белән тәмамланды
Ике бүлектән торган концерт программасына 47 номер керде. Фестивальдә меңнән артык менделеевлы, егермедән артык предприятие һәм оешма катнашты. Район җитәкчесе Валерий Чершинцев сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул талантлы үзешчәннәргә, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, җирлек башлыкларына рәхмәт белдерде һәм дипломнар тапшырды. XIV район халык иҗаты фестиваленең йомгаклау программасына, вәкаләтле жюри...
-
Артистларга – алкышлар, ветераннарга – чәчәкләрАртистларга – алкышлар, ветераннарга – чәчәкләр
"Карпов исемендәге химзавод" акционерлык җәмгыяты үзешчәннәре концерты традиция буенча "Җиңү салюты" халык иҗаты фестивален очраклы гына йомгакламый. Чөнки нәкъ менә карповлылар узган гасыр башында фестиваль хәрәкәте инициаторлары булды. Завод үзешчәннәре концерты районның мәдәният тормышында вакыйга булды һәм һәрвакыт тулы заллар белән үтте. Бу юлы да Гассар исемендәге мәдәният сараена аларның...
-
Җырладылар, биеделәр, ботка белән сыйладылар
"Ижминводы" санаториенда "Җиңү салюты" фестивале кысаларында дәвалау-сәламәтләндерү учреждениесе һәм ижёвка авыл җирлеге үзешчән артистларының берләштерелгән концерты булды. Программаны "Кояшкай" балалар бакчасы шәкертләре башкаруында "Күгәрченнәр биюе" ачты. Ольга Маннапова, Людмила Морозова, Рамил Дәүләтшин, Александр Гоголев, Резедә Шәймөхәммәтова, Динсаф Гыйльфанов сугыш чоры җырлары белән вокал жанрында чыгыш ясадылар. Зал Пономарёвларның гаилә ансамблен,...
-
Завод артистлары тамашачы күңелен әсир итте
"Җиңү салюты" район халык иҗаты фестивале кысаларында "Менделеевсказот" һәм "Аммоний" заводлары үзешчәннәре әзерләгән концерт бер сулышта кебек узды. Завод үзешчәннәре чыгышы тамашачыда һәрвакыт югары кызыксыну уята. Залдагылар арасында артистларның туганнары һәм якыннары да күп иде. - Бүген минем киленем һәм оныгым чыгыш ясый, - ди Зөлфия Забалуева. Танылган вокалчы Юрийның...
-
Сәхнәдә – ак халатлы медиклар
"Җиңү салюты" XIV район халык иҗаты фестивале кысаларында Менделеевск район үзәк больницасы хезмәткәрләре тәкъдим иткән концерт аншлаг белән узды. Фойеда кул эшләреннән күргәзмә, "Кан басымыңны үлчә" акциясе оештырылды. Район үзәк больницасы шифаханәсе фельдшерлары Юлия Гоголева һәм Эсмира Мусаева, шәфкать туташы Альбина Гыйльметдинова фестивальгә килүчеләрнең кан басымнарын үлчәп, киңәшләр бирделәр. 13...
-
Җиңү яулаган көннәр онытылмас
"Җиңү салюты" XIV район халык иҗаты фестивале эстафетасын Турай һәм Песәй авыллары җирлекләре үзешчәннәре дәвам итте. Фойеда кул эшләнмәләреннән күр-гәзмә оештырылды, концертка килүчеләрне татлы камыр ризыклары, кайнар чәй һәм җыр-бию белән каршы алдылар. Фәния Мөхәм-мәтхатыйпова алып барган турайлылар чыгышы сугыш чоры вакыйгалары белән бәйле тирән эчтәлекле сәхнәләштерелгән тамаша белән үрелеп...
-
Дуслыгыбыз төрле төстәге мәдәният белән ныгый
Узган атнада мәдәният хезмәткәрләре лаеклы котлаулар кабул иттеләр. Аларның һөнәри бәйрәменә багышланган чара С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда булды. Район җитәкчесе Валерий Чершинцев мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм лаеклыларга бүләкләр тапшырды. Мәдәният өлкәсе ветераны Виктор Соловьёв, "Юность" район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәкыйга Хәмәтгалимова мәдәният өлкәсендә казанышлары өчен ТР...