Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Илнәт авылында "Перкан лийже" исемле мари ашлары регионара фестивале
Халыкара гаилә көне уңаеннан Илнәт авылының мәдәният йорты мәйданында "Перкан лийже" исемле мари ашлары регионара фестивале булды. Анда Әгерҗе, Грахов, Алнаш, Алабуга, Менделеевск районнары, Можга шәһәреннән вәкилләр катнашты. Фестиваль программасы тирән эчтәлекле, бай һәм мавыктыргыч итеп әзерләнде. Алып баручы, район ЗАГС бүлеге мөдире Фаина Козырева авыл халкы һәм килгән кунаклар...
-
Имин булсын дөньялар
9 май көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митингтан соң Ленин скверы янында балаларның бәйрәм концерты һәм ветераннар балы булды. С.Гассар исемендәге мәдәният сарае, балалар сәнгать мәктәбе, мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм башка җыр-бию ансамбльләре, солистлар сугыш чоры, тынычлык, бәхетле балачак темаларына багышлап чыгыш ясадылар. Мисал өчен, Владислав...
-
С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда ветераннар хорының "Визит" джаз-оркестры белән берлектә концерты
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда хезмәт ветераннары хоры Яр Чаллы шәһәренең "Визит" муниципаль джаз-оркестры белән берлектә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган "Җиңү мае" исемле концерт куйды. Анда сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары мәртәбәле кунак булдылар. Концертта ветераннар хоры джаз оркестрына кушылып "Катюша", "Мәскәүдән Брестка кадәр" "Россия турында җыр" башкардылар....
-
Җиңү варислары ветераннар өчен
"Юность" РМЙда шундый исемдә Бөек Жиңүнең 71 еллыгына багышланган концерт булды. Анда сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Константин Макаров район башлыгы исеменнән илебезгә имин тормыш бүләк иткән барлык өлкән буын вәкилләренә - сугыш һәм тыл ветераннарына, фронтовик толларына, сугыш чоры балаларына рәхмәт белдерде...
-
1 нче мәктәптә Тукайның 130 еллыгына багышланган тематик кичә
Шәһәрнең 1 нче мәктәбендә укытучылар Асия Кәлимуллина һәм Минзилә Галимуллина җитәкчелегендә 1-10 сыйныф укучылары катнашында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Анда район мәгариф бүлеге методисты Эльмира Гыйльфанова, гомуми белем бирү мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырылды. Мәктәпнең милли мәгариф эшләре буенча директор...
-
Нәфис сүз осталарының йомгаклау концерты
"Юность" РМЙда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууга 130 ел тулуга багышланган нәфис сүз осталары район бәйгесенең йомгаклау концерты булды. Анда мәктәпкәчә мәгариф һәм гомуми белем бирү учреждениеләре арасында сайлап алу турын уңышлы узган балалар катнашты. "Юность" район мәдәният йорты директоры Лилия Галиева конкурста катнашучыларны һәм залдагыларны сәламләп, лаеклы...
-
Татар милләтенең замандашы
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Яздан аерып булмый Тукайны" исемле тантаналы чара узды. Анда районның мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, шигырь сөючеләр җыелды. Кичәдә әдипнең тормыш юлы, иҗаты яктыртылды, татар һәм рус телләрендә шигырьләре укылды, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Республика күләмендә оештырылган...
-
"Сипкелләр" исемле яшь башкаручыларның гала-концерты
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда Сипкелләр" исемле яшь башкаручыларның гала-концерты узды. Концертны алып баручы Гүзәл Зиннәтуллина III нче фестиваль-конкурсның сайлап алу турында барлыгы 500гә якын бала катнашуын, иң яхшылар дип табылганнары йомгаклау концертында чыгыш ясаячагын әйтте. - Гүзәл Әфәндияровна тәкъдиме белән 2012 елда әлеге фестиваль үткәрелә башлады. Ул вакытта бәйге укучылар...
-
Нәфис сүз осталары бәйгесе
"Юность" РМЙда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаенннан 16 нчы мәртәбә нәфис сүз осталарының район бәйгесе узды. Аның максаты - күренекле әдипнең иҗатын популярлаштыру, яшь буында татар шигърияте дөньясына кызыксыну һәм мәхәббәт уяту, милли мәдәниятнең кыйммәтләрен аңлату, сәләтле балаларны ачыклау. Мәгариф бүлеге һәм мәдәният идарәсе...
-
Менделеевскида ТР филармония джаз ретро-концерты
Беренче мәртәбә Менделеевскида ТР филармония джаз-оркестры ретро-концерт тәкъдим итте. Аның режиссёры ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Анатолий Василевский, художество җитәкчесе РФ атказанган һәм ТР халык артисты, профессор Лидия Әхмәтова. Тамашачы игътибарына яраткан җырлар, инструменталь композицияләр һәм XX гасырның дәртле бию ритмнары тәкъдим ителде. Тамашачы Лидия Әхмәтова, Халыкара конкурслар лауреаты Анна...
-
Шәһәребездә – ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда ТР дәүләт фольклор музыкасы ансамбле концерты булды. Аны ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов алып барды. Республиканың барлык шәһәр һәм районнарында, җир шарының бик күп илләрендә чыгыш ясаган коллективны тамашачы һәрвакыт көтеп ала һәм алкышларга күмә. - Татар милләтенең тарихын, мәдәниятен һәм...
-
Тылсымлы куллар
"Юность" район мәдәният йортында "Тылсымлы куллар" республика балалар иҗат бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Анда республиканың 14 район һәм шәһәрләреннән, шул исәптә Менделеевскидан, мәктәпкәчә яшьтәгеләр һәм аларның остазлары катнашты. Фойеда балалар һәм тәрбиячеләрнең декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе белән танышырга мөмкин иде. "Тылсымлы куллар" журналы редакциясе һәм шәһәрнең 7 нче "Алтын балык"...
-
Җырлары халкы өчен
Туган якны өйрәнү музенда күренекле якташыбыз, Татарстан һәм Каракалпакстанның халык, РСФСРның атказанган артисты Вафирә Гыйззәтуллинаның тууына 70 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды. Музей директоры Елена Мещерякова, чараны ачып, җырчы белән исән чагында очрашу мөмкинлеге чыкмавын, әмма фондта тупланган бай материал белән яшь буынны таныштыруның әһәмиятле булачагын ассызыклады. Фәнни хезмәткәр Ольга...
-
Зәңгәр беретлар
С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда тулы аншлаг белән Россия һава десанты гаскәрләре ансамбленең шундый исемдә концерты узды. Россиянең атказанган артистлары 30 ел дәвамында җир шарының, шул исәптә илебезнең төрле төбәкләрендә, уңышлы чыгыш ясыйлар. Легендар ансамбль шәһәребездә беренче мәртәбә булды, бу көнне аларның 2997 нче концерты тамашачы хозурына җиткерелде. Төркемдәгеләр - ансамбльнең...
-
Менделеевск һәм Алабуганы иҗади хезмәттәшлек берләштерде
БСМ сәхнәсендә эстраданың яшь йолдызлары Бөтенроссия, республика күләмендәге фестивальләр дипломантлары һәм лауреатлары - Алабуганың мәдәният һәм сәнгать колледжы студентлары чыгыш ясады. Бу юлы алар "Яхшы кәеф" дип исемләнгән сәхнәләштерелгән шоу күрсәттеләр. Концерт попурридан башланды. Анда "Приключения Шурика", "Вечера на хуторе близ Диканьки" комедияләреннән сәхнәләштерелгән өзекләр һәм "Битва экстрасенсов" проекты тәкъдим...